|
Фронтовик шагыйрь Фатих Кәримнең 100 еллык юбилеена багышланган бәйрәм өчен сценарий. Укытучы- Бакирова Гөлсинә Алтын кызы Ютазы муниципаль районы Урыссу 2 нче санлы урта мәктәбе Татар теле hәм әдәбияты укытучыларының район семинары . Максат: Патриот шагыйрь Фатих Кәримнең тормышына , иҗатына кызыксыну уяту; укучыларда аның мирасына тирән ихтирам тәрбияләү; Ватан сагында торган , туган иле өчен гомерен биргән татар улы белән горурлану хисләре тәрбияләү. Җиhазлау: Ф. Кәрим иҗатына багышланган китап күргәзмәсе , “Сөембикә” журналы, укучыларның шагыйрь иҗатына караган иҗади эшләре , магнитофон , компьютер слайдлары. Дошманга ялкын сибүче Җил булып барсам иде, Тәвәккәллек , батырлыкта Җыр булып калсам иде. Ф. Кәрим ( 1 слайд) Алып баручы Фатих Кәрим- татар шигърияте үсешен яңа, югары дәрәҗәгә күтәреп, милләтебезнең hәм аның сүз сәнгатенең йөз аклыгы булырлык мирас калдырып , hәлак булган шагыйрь. Ул дөньяда бары тик 36 ел гына яшәде. Шуның 4 елы төрмәдә, 4 елы сугышта үткәнен искә алсаң, аның гомере нинди кыска булганлыгын күрәсең. Аның hәлак булганына бер гасыр тулды, әмма исеме телләрдән төшми , киресенчә , еллар үткән саен күңелләргә якыная бара.(2 слайд) Алып баручы Шигъри Дим буеның гүзәл табигате халкыбызның җырларында мактала.” Димдә тудым, Димдә үстем, җиләк җыйдым тугайда...” Бу җырны Ф. Кәрим дә яратып җырлаган. Башкача булуы да мөмкин түгел. Чөнки бу җыр, әйтерсең лә аның үзе турында. Ул да, җырда әйтелгәнчә, Дим буендагы Ает авылында туган, шунда үскән, күп хәсрәтләр күрергә өлгергән.( 3 ,4, 5, 6 слайд) Укучылар чыгышы (Ф.Кәримнең “Истәлек ”шигыре укыла) Алып баручы Ул, шагыйрь җанлы булып, ата-ана нигезендә үк ачыла башлый. Ф. Кәрим үзе искә төшергәнчә, аның әдәбият белән кызыксынуы, әтисе үлгәч, hәр көнне әнисен елата-елата, аңа “Сак -сок” бәетен укуы белән башлана. Бәләбәй педагогия техникумында укыганда кулъязма журналда әсәрләрен урнаштыра , Казанга килгәч , балалар матбугатында бастыра. “ Бала чагымнан ук,- ди ул,- мине хыялый рәвештә мәвыктырган әдәбият мәйданына тәвәккәлләп адым ясадым. Шул еллардан башлап , төрле шартлар эчендә , туктаусыз әдәбият өлкәсендә эшлим.”(7 слайд) Алып баручы Әйе. Ул төрле “ шартлар эчендә ” иҗат итә.Ул шартларны 3 өлешкә бүлеп булыр иде. 1)1922 нче елдан1937 нче елларга кадәр булганын- яшьлек романтикасы белән рухланып иҗат итү; 2)1937-1941 нче еллар арасындагысын нахак тоткынлык хәленә сыкрап әрнү; 3)1941-1945 нче еллардагысын үзенең Ватанын яклап көрәшкән кешенең илhамы-йөрәк авазы дип атап була.(8 слайд) Яшьлек романтикасы белән рухланып иҗат иткән шигырьләрен тыңлап үтик. Укучылар чыгышы Йосыпова Алия (6 кл) чыгышы “ Без -җир балалары” . Баянда 6 нчы сыйныф укучылары Сәүбәнов Азамат, Ильясов Рөстәм “ Матур булсын” җырын башкаралар. Алып баручы Балалар әдәбияты турында Укучылар чыгышы “ Яз җитә” җырын 6 нчы сыйныф укучылары башкара Алып баручы Ф.Кәрим өстенә килгән кара болыт 1936 нчы елдан башлап тагын да куера. 1937 нче елда ул эшеннән чыгарыла hәм1938 нче елның 3 нче гыйнварында “халык дошманы” исеме тагылып Кремль төрмәсенә озатыла. 1939 нчы елның 14 нче мартында аны 10 елга Коми якларындагы төрмәгә җибәрәләр. Төрмәдә иҗат иткән шигырьләрендә тоткынлыкның ачы газабы рәнҗетелү,иреккә сусау , тормыш иптәшен, балаларын сагыну хисләре өстенлек итә. Укучылар чыгышы “ Кадрия” шигыре , Идрисова Алина укый (11а кл.) слайд “Әткәем” шигыре , Хикмәтова Лилия укый (10а кл.)слайд Алып баручы 10 елга хөкем ителгән шагыйрьнең, 4 елдан соң яңадан суд ясалып,1941 нче елның декабрендә аклануы билгеле. “ Күз нурларым! Сагынып кайтам сезне Белмим, ничек каршы алырлар. Шигырь өчен туган әткәгезне Тагындамы утка салырлар? Язгы таңның зәңгәр яктысында, Йомшак аксыл томан үтәли, Казан... Казан күренә, Ул бит минем Җырлар чәчәгемнең түтәле,”- ди шагыйрь “Сагынып кайтам сине” шигырендә. Ф. Кәримнең тормыш иптәше Кадрия Ишукова көндәләге истәлекләреннән. 3 нче декабрь , 1941 нче ел. 10а сыйныфы укучылары Рәхимов Булат, Сафина Динара, 1 нче сыйныф укучылары акланып кайткан Ф.Кәримнең хатыны белән очрашуын сәхнәләштереп күрсәтәләр. Материал шагыйрьнең тормыш иптәше көндәлегеннән алынды. (Ашыгып эштән кайттым да ачкыч сорап кухняга керсәм, кыска соры бишмәттән, Фатихка охшаган бер ир утыра.Көләч күзләре, ак тешләре аныкы. _Мин инде , җаным , Кадриям , бу мин , Фатихың. Акланып кайттым , менә ышанмасаң кара,- ди, кәгазь күрсәтә. Бүгенгедәй хәтеремдә: калтыранып ишекне ачтым. Өйгә кердек. Мин, читлеккә ябылып куелган киек җанвардай, ары атылам, бире бәреләм, нишләргә белмим. Яңадан ишекне бикләп: ” Әйдә, тизрәк балаларны алып кайтыйк,”-дип аны балалар бакчасына алып киттем. Юлда барганда нәрсә сөйләгәннәремне , аның сүзләрен hич хәтерләмим.Бакчада Фатихны канцеляриягә Роза апа янына алып кердем дә Ада артыннан группага йөгердем. “ Кызым , әтиегез кайтты бит,”-дим, әтисенә китердем. Фатих онытылып , Адасын кочагына алды. Мин Ләйләне эзләп киттем. Ул арада Роза апасы әйтеп өлгергән икән инде , 4 яшьлек Ләйлә группадагы балаларга: ” Әйдәгез әтиемне күрергә, минем дә әтием бар бит,”-дип, берничә баланы ияртеп канцеляриягә килеп керде. Бик кызык иде Ләйлә кечкенә вакытында, бик җитез , кыю, үткер иде.Әтисенә охшаган ул. Роза апа да елый. Балаларның елаганнарын, шатлануларын күп күргәнем бар, ләкин баланың болай итеп шатлана белеп шатланганын күргәнем юк иде, ди. Нигә соң шул мизгел исемдә шулчаклы яхшы сакланган икән?” (Сөембикә” журналыннан ) Алып баручы Әйе, язмыш Фатих Кәримгә мәрхәмәтлелек күрсәтте- ул азат ителде.Тагын берничә көннән яңадан сәфәргә кузгала, ләкин бу юлы сак астында түгел, ә кулына корал тотып. (Слайд) Укучылар чыгышы 1)”Ант” шигыре (6кл.) 2)”Кереш җыр”( 7кл.) Алып баручы Солдатлар ял иткәндә , салкын окопларда кәгазьне автомат прикладына куеп, ай яктысында соклангыч әсәрләр иҗат итү- бу үзе олы батырлык бит.Сугыш уты- гарасат эчендә дә яза алды ул. 150 гә якын шигырь , 8 поэма , 2 повесть ,1 драма әсәре. Укучылар чыгышы 1) “Сибәли дә сибәли” шигыре(Шакирова Гөлназ ,11а кл.) 2)”Разведчик язмалары”ннан өзек( Сөнәгатуллина Алсу, 11а кл.) Алып баручы Фатих Кәримнең тормыш иптәше Кадрия Ишукова истәлекләреннән. 1942 нче елның 1 нче мае. Укучылар чыгышы: 1)10 нчы а сыйныфы укучысы Сафина Динара чыгышы. 2)”Кыңгыраулы яшел гармун”поэмасын сәхнәләштерү. Чыгыш ясыйлар: (Фахуртдинова Лилия- 10а кл., Гарипов Булат -7 кл., 8 нче сыйныф кызлары. ) Алып баручы “Үлем турында уйлама, илең турында уйла, илең турында уйласаң, гомерең озын була” дигән канатлы сүзләр авторы , киләчәктә сокландыргыч әсәрләр иҗат итәргә хыялланып, сугыш кырларында зур батырлыклар күрсәткән шагыйрьнең гомер җебе 36 яшендә өзелүе ничек аяныч! Укучы чыгышы: И. Юзеев “Васыятен эзлим Кәримнең” шигыре укыла. Алып баручы Әйе, Фатих Кәримнең дә гомере моңлы бер җыр иде, үлеме әле дә җыр булып яңгырый. Укучы чыгышы: Сафина Динара (10а кл.) башкаруында “ Ул кайтмады ” җыры башкарыла. Алып баручы Фронтовик шагыйрь Фатих Кәримнең 100 еллык юбилеена багышланган бәйрәмебез тәмам. Алып баручы Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт. |
![]() | Фронтовик шагыйрь Фатих Кәримнең 100 еллык юбилеена багышланган бәйрәм өчен сценарий. Укытучы- бакирова Гөлсинә Алтын кызы Максат: Патриот шагыйрь Фатих Кәримнең тормышына, иҗатына кызыксыну уяту; укучыларда аның мирасына тирән ихтирам тәрбияләү; Ватан... | ![]() | Кызыклы грамматика” түгәрәген үткәрү планы. Укытучы- бакирова Гөлсинә Алтын кызы Түгәрәк кызыклы, мәвыктыргыч булсын өчен уен, ярыш, сорау- җавап формалары кулланам. Дәрес материаллары белән бәйләнешле булган өстәмә... |
![]() | Кызыклы грамматика” түгәрәген үткәрү планы. Укытучы- бакирова Гөлсинә Алтын кызы Түгәрәк кызыклы, мәвыктыргыч булсын өчен уен, ярыш, сорау- җавап формалары кулланам. Дәрес материаллары белән бәйләнешле булган өстәмә... | ![]() | Фатих Кәримнең тууына 100 ел 1922-1923 елларда Фатих Кәрим укыган бина |
![]() | 1. Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының 2012 елның октябрендә Казан элемтә электротехникумы оешуының 80 еллыгына багышланган бәйрәм чараларын үткәрү турындагы тәкъдимен кабул итәргә Бу боерыкка теркәлгән Казан элемтә электротехникумы оешуының 80 еллыгына багышланган бәйрәм чараларын әзерләү һәм үткәрү буенча оештыру... | ![]() | Максат: Фатих Кәримнең тормыш юлы, иҗаты турында кыскача белешмә бирү,әдипнең "Гармун турында" шигырен тирәнтен өйрәнү Максат: Фатих Кәримнең тормыш юлы, иҗаты турында кыскача белешмә бирү,әдипнең “Гармун турында” шигырен тирәнтен өйрәнү |
![]() | Әдәби уку дәресеннән латыш халык әкияте” Җиде карга “темасына кыскача аннотация Дәреслекләр әдәби әсәрләргә анализ ясауга багышланган. Анализны укучы үзе ясый. Дәреслектә әзер җаваплар бирелмәгән. Укытучы җавапларга... | ![]() | Буа районы Бик-Үти төп гомуми белем мәктәбе китапханәсенең 2011/12 уку елы өчен еллык эш планы Буа районы Бик- Үти төп гомуми белем мәктәбе китапханәсенең 2011/12 уку елы өчен еллык эш планы |
![]() | Төзүче: 1 квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мухутдинова Рушания Мәннән кызы Ягъфәрова Р. Х. Уку китабы: Рус телендә белем бирүче дүртьеллык башл мәкт. 4 нче с-фы өчен д-лек (татар балалары өчен) Казан: Мәгариф,... | ![]() | Укытучы: Хабибуллин А. Н Планлаштыру РФ мәгариф министрлыгының гомуми белем бирү мәктәпләре, гимназаияләр, лицейлар өчен программалары нигезендә төзелде |