Максат: Фатих Кәримнең тормыш юлы, иҗаты турында кыскача белешмә бирү,әдипнең \"Гармун турында\" шигырен тирәнтен өйрәнү icon

Максат: Фатих Кәримнең тормыш юлы, иҗаты турында кыскача белешмә бирү,әдипнең "Гармун турында" шигырен тирәнтен өйрәнү



НазваниеМаксат: Фатих Кәримнең тормыш юлы, иҗаты турында кыскача белешмә бирү,әдипнең "Гармун турында" шигырен тирәнтен өйрәнү
Дата конвертации08.08.2012
Размер122,23 Kb.
ТипДокументы
скачать >>>



Тема: “ Батырны үлем алмый”.


Фатих Кәрим иҗаты.

“Гармун турында” шигыре.


Максат: 1.Фатих Кәримнең тормыш юлы, иҗаты турында кыскача белешмә бирү,әдипнең “Гармун турында” шигырен тирәнтен өйрәнү.

2.Укучыларны татар халкының милли уен коралы-гармунның кеше тормышында әһәмиятле роле белән таныштыру.

3.Ф.Кәрим иҗатын киләчәктә кызыксынып өйрәнүгә ихтыяҗ тудыру, милли үзаң тәрбияләү.

Эпиграф: Хәтерләүдән курыкма син!

Үткәннәрне онытма син.

Бел син ерак бабайларның

Ничек итеп көн иткәнен.

Нинди уйлар,нинди моңнар

Безгә калдырып киткәнен.

Р.Фәйзуллин.


Дәреснең төре: иҗади эзләнүле.

Дәреснең методлары: традицион, өлешчә эзләнүле – проблемалы. Җиһазлау һәм материаллар: Ф.Кәрим портреты, компьютер, китаплар күргәзмәсе, дәреслек, кроссворд,диск, гармун.

Дәрес планы

I. Оештыру өлеше.

Психологик уңай халәт тудыру.

Якты чырай, якты кәеф

Күрәм мин йөзегездә.

Исәнмесез, хәерле көн,

Телим мин һәммәгезгә.

II.Белемнәрне актуальләштерү, кроссворд чишү. “Язучыны, әсәрне таны”.

1)Кеше үз гомерендә бер генә кешегә “әни” – дип эндәшә. Ә бу язучы аз гына гомере эчендә дә алты-җиде хатын-кызга “әни” – дип әйтә. Бу кем? (Габдулла )

2)Урман аша әбисенә яңа пешкән бөккән һәм чүлмәктәге ширбәтне илтүче кызның баш киеме ничек атала? (калфак )

3)Кечкенә генә планетада ике янар тавы, бер сүнгән вулканы һәм үпкәчел генә чәчәге булган кем яшәгән? (принц )

4)Том Сойер, әбисе кушкач , такта койманы буяр өчен, акшарлы чиләк белән озын гына нәрсә алып чыккан? (пумала)

5)Кызыл калфакны бүре корсагыннан кем коткарган ? (аучы)

6)Картның җәтмәсенә чорналып чыккан ди гади түгел, ә нинди балык? (алтын) 7)Сырлы,сырлы,сырлы ул,

Безнең белән җырлый ул.

Биетә дә, җырлата да,

Күңелле ул, моңлы ул. (гармун)

III.Яңа темага хәзерлек эше.

–Балалар, бүгенге дәресебезнең эпиграфы белән танышыйк әле.(эпиграф укыла) - Эпиграфтагы кара белән язылган сүзгә иътибар итик әле. -Балалар, сез моң сүзен ничек аңлыйсыз? ( җаваплар тыңлана). (слайд ачыла)

МОҢ – йөрәк хисе , тирән хис.

МОҢЛАНУ – сагышлану , эчке хис белән көйләү.

Моң безгә кемнән калган?

–Моң безгә әби-бабайларыбыздан калган.

- Ә моң нәрсә аша калган соң?

– Гармун моңы аша.

IV. Тема, максатлар белән таныштыру.

_ Укучылар, бүгенге дәресебезнең темасы – “Батырны үлем алмый” дип атала һәм без татар халкының тагын бер танылган, күренекле язучысы Фатих Кәримнең тормыш юлы һәм иҗаты белән танышырбыз, “Гармун турында” шигырен укырбыз.(дәрес темасы язылган слайд ачыла). –Ни өчен мин дәрес темасы итеп шушы юлларны сайладым? Дәрес ахырында җавап бирербез. V. Яңа тема өстендә эш.

1)Ф. Кәрим турында белешмә.

_ Укучылар, ә хәзер мин сезгә кыскача гына Ф.Кәрим турында биографик белешмә биреп китәм, ә сез игьтибар белән тыңлагыз. Ф.Кәрим Башкортстанның Бишбүләк районы Ает авылында 1909 елның 9 гыйнварында туган. Бик яшьли шигырь тың ларга, үзе дә язарга яраткан Фатих. “Әдәби әсәрләр язу теләге бала чагымнан ук йөрәгемә кереп урнашты”,- дип яза ул. Фатихның әтисе, сукыр булса да, үзе өчен генә шигырьләр чыгара, апасы Мәрьям дә шигырьләр яза. Ает авылы яныннан гына гүзәл Дим елгасы ага. Шигырьләрендә апасы әнә шул матурлыкка дан җырлый. Абыйсы Ярлы Кәрим исә ул елларда шагыйрь булып таныла. Болар һәммәсе дә Фатихны иҗатка дәртләндерә, ул шигырьләр яза башлый. Аның шигырьләре моң һәм хисләр агышыннан туа , укыган саен җыр булып күңелгә керә, аның шигырьләре җыентыклары белән сез дә таныша аласыз.(китаплар күргәзмәсен күрсәтү.) Ф.Кәрим фронтта сапер, разведчик була. Һөҗүмгә баручы солдатларга алгы саф тан юл яра. Сугыш чоры - аның иҗатының иң югары ноктасы. Сугышчылар ял иткәндә , йоклаганда язган ул. Йөзләгән әсәр иҗат иткән, шигырьләр, поэмалар, драма әсәрләре язган. Ләкин аңа җиңү көнен күрергә насыйп булмаган. Сугыш бетәр алдыннан, 1945 елның 19 февралендә җаваплы сугышчан бурыч үтәгәндә һәлак булган. Балтыйк флотында хезмәт итүче яшь диңгезчеләр аның каберен табып, мәрмәр такта куялар. Ә бертөркем кабер арасыннан Ф. Кәрим каберен эзләп табуы җиңел булмаган. Кабергә язылган тактасы югалган, кабернең кая урнашуы якынча гына билгеле була. Мәктәптә укыганда ук Ф.Кәримнең батырлыгына сокланган, шигырьләрен яратып өлгергән егетләр, армия сафларына алынгач, язучы каберен эзләргә керешә. Язучы үләр алдыннан үзен мөселманча кәфенлеккә чорнап күмәргә васыятьәйтеп калдырган була. Сугыш вакытында кәфенлек табу кыен булганлыктан, аны кат-кат марля,бинтка өтереп кадерләп күмәләр. Фатих Кәрим мәете икәнлеге нәкь менә шуңа карап ачыклана. Шуннан соң каберне туганнар каберлеге янына күчереп, мәрмәр такта куялар.

Быел Ф.Кәримнең тууына 100 ел булды. Безнең мәктәбебездә дә аның юбилее зурлап билгеләнеп үтелде.

2)Ф.Кәримнең “Гармун турында” шигыре белән танышу.

а) Тальян гармун турында аңлату.

_ Укучылар, ә хәзер без әлеге әдипнең “Гармун турында” дигән шигырен укыйбыз. -Иң элек әйтегез әле, нәрсә ул гармун?

_Музыка уен коралы.

_ Ә сез нинди гармуннарны беләсез?

  • Саратов гармуны, тальян гармун.

  • Без укыйсы шигырьдә тальян гармун турында сөйләнәчәк. Тальян гармун – телләр рәте бер генә булган гармун ул.(гармунны күрсәтү). б) Сүзлек эше.(слайд ачыла)

  • мещан – тар карашлы, үзе турында гына кайгыртып яшәүче кеше.

-ерунда - әйтерди әһәмияткә ия булмаган әйбер.

в)Шигырьне уку.(Укытучы укый)

г)Укучыларның чылбырлы укуы.

д) Шигырь эчтәлеген сораулар буенча ачу.(дәреслекнең 82 бите, уку китабы, икенче кисәк )

1.Шагыйрь нәрсәләрне сизеп, тоеп яшәргә тиеш? Шагыйрьлек нәрсәне аңлата? 2.Чагыштыруларны табу.

– Укучылар, бу шигырьдә чагыштырулар бар, әйдәгез аларны табыйк. Иң элек искә төшерик , нәрсә ул чагыштыру.(слайдтан уку ). чагыштыру – бер күренешне яки предметны икенчесенә охшатып, янәшә куеп сурәтләү ул.

– Сандугач ничек сайрый? Шагыйрь аның сайравын нинди кеше белән чагыштыра? Ни өчен?

– Гармунны Ф.Кәрим кем белән чагыштыра? Ул ничек киенгән? – -Гармунның гадилеген шагыйрь нинди музыка коралы белән чагыштырып аңлата? – Гармун үзе нинди зур хисне аңлату өчен чагыштыру итеп файдаланыла?

VI.Физкультминут.

Бер, ике, бер, ике

Без зарядка ясыйк.

Бер, ике, бер, ике

Сәгать булып уйныйк.

Бер, ике, бер, ике

Җилкәләр селкенсен.

Бер, ике, бер, ике

Билгә дә ял булсын

Бер, ике, бер, ике

Дустыма карыймын,

Һәм дә яңадан

Укуны башлыймын.

VII.Гармун образы кергән шигырьләр белән таныштыру. – Гармун образы Ф. Кәримнең балалар өчен язылган “Гармунчы аю белән җырчы маймыл” поэмасында да чагыла.(слайд ачыла). Поэма – ул шигырь белән язылган зур әсәр.Анда хисләр, вакыйгалар дәвамлырак, күбрәк була.

-Ә хәзер бу әсәрдән өзекне Алия һәм Гөлчәчәк сөйләп күрсәтер, ә сез игътибар белән тыңлагыз.(укучылар сөйли).

-Укучылар , бу әсәрнең ничек тәмамлануын үзегезгә укып белергә кирәк була.


-Ф. Кәрим “Кыңгыраулы яшел гармун”

дигән поэма да язган. Ул әсәр үзәгендә батыр, кыю,саф күңелле Ватаны өчен гомерен бирергә әзер булган егет Фазылның госпитальдә ятканда юлдашы һәрвакыт җыр, иптәше –гармун булган. Ул үзе кыңгыраулы, үзе яшел, бик матур тавышлы гармунда сыздырып уйнаганда, егетләр түзмиләр, кушылып җырлыйлар. Гармун сугышчыларны ял иттерә, күңелләрен күтәрә, моң тарата. Ул поэма белән сез, укучылар, урта сыйныфта укыганда танышырсыз. Әлегә мин сезгә поэмадан өзек укып китәм. (материал – “Илең турында уйла”, 66 бит )

Саратский яшел гармун,

Көмеш кыңгыраулары,

Бу көмеш кыңгырауларның

Кичке яңгыраулары.

Әллә нишләтә күңелне,

Үксеп елыйсы килә...

Елау егет эшемени?!-

Эх, бер җырлыйсы килә!

Җырлыйлар гармунга кушылып

Госпиталь егетләре,

Канын кызганмый сугышкан

Ватанның бөркетләре. - --Сугышчылар нәрсәгә өметләнгәннәр? (Тыныч тормышка, яшәүгә ) VIII. Гармун тарихыннан белешмә бирү. – Укучылар, без гармун образы булган шигырьләр белән таныштык. Халык музыка уен коралы гармунның тарихы әллә ни зур түгел. Аны беренче булып, 1782 нче елда Берлин остасы Бушман ясаган дип исәпләнә. Аннан соң гармуннарны Вена шәһәрендә һәм Италиядә, соңрак Россиядә ясый башлыйлар. Бу эшнең беренче үзәге Тула шәһәре була. Безнең ил осталары гармунның берничә төрен ясыйлар. Мәсәлән, Тула, Саратов гармуннары. 1934 елда Казанда гармун фабрикасы төзелә. Казанда гармун ясау эше 1950 – 1960 нчы елларда аеруча киң колач ала. Талантлы яшь осталар барлыкка килә.

Гармун моңы... Аңа беркем дә битараф калмыйдыр. Ул гасырлар буе халкыбызның рухи бердәмлеген ныгыткан, иң авыр чакларда да күңелен күтәргән , шатландырган, юаткан.(тальян гармунда Әлфәт абый авыл көен башкара,мин шигырь укыйм).

Татар моңы...

Татар җыры...

Йөрәгеңә үтеп керер дә,

Нурландырыр керсез күңелеңне,

Усаллыкның калмас кере дә.

Тыңла әле бер син татар көен,

Тыңла әле күзең ачылсын.

Күңелеңдәге булган сагыш, моңнар

Татар җыры белән басылсын.

IX. Гармун көен тыңлау.

– Димәк, укучылар, сугышта да, тормышта да кеше моңнан башка яши алмый, һәр халык үз моңын саклап калса гына көчле була. Моңлы, җырлы халыкны дошман җиңә алмый. – Сез хәзер аңлагансыздыр: ни өчен безгә үз моңыбызны сакларга кирәк? ----Чөнки Ф. Кәрим үз гомере белән безгә менә шуны васыять итеп әйтеп калдырган.

X. Гомумиләштерү әңгәмәсе.

–Укучылар, әйтегез әле, Ф. Кәрим нинди язучы, ул нәрсә турында язган?

- Ф.Кәрим Ватанга тугрылыклы батыр сугышчы. Ул туган илгә мәхәббәт турында язган. Әйе, балалар, мин дә сезнең фикерегез белән килешәм. Ул сугышта “Ватаным өчен” дигән шигырь язган. Ә хәзер сез ул шигырьне нәфис сүз остасы Фоат Галимуллин башкаруында тыңлап китәрсез. (Дисктан язма тыңлана).

- Әйе, балалар, батырлар ил терәге, халык аларны зурлый, йөрәкләрендә саклап йөртә, җырларында җырлый. –Балалар, әйтегез әле, май аенда нинди бәйрәм була?(Бөек Җиңү бәйрәме). – Быел илебез җиңүнең ничә еллыгын билгеләп үтә? (65 еллыгын) –Укучылар, дәреснең темасы ни өчен “Батырны үлем алмый” дип аталды?(Җаваплар тыңланыла). Халык әйтемнәрендә дә алар турында онытмый. Әйдәгез, батырлар турында мәкальләрне укып китәбез. (слайдтан уку) Батыр үз халкын яклый.

Батыр ярасыз булмас.

Батыр яуда беленер. XI.Йомгаклау . Тест эшләү. 1.Ф.Кәрим кайсы районда туган? а) Сарман; б) Башкортстан. 2.Ф.Кәрим кайчан һәлак булган? а) 1944 ел, май; б) 1945 ел, 19 февраль. 3. Ф.Кәримнең кайсы әсәрен шигырь дип таныйсыз? а) “Гармун турында” ; б) “Гармунчы аю һәм җырчы маймыл”. 4. Язучының әсәрләрендә нинди гармун турында сөйләнә? а) Тульский; б) Саратский.

XI.Бәяләү. Өй эше бирү. –“Илең турында уйла”, 66 бит. – Ф.Кәрим һәм аның иҗаты турында белгәннәрем,- инша.


Тест эшләү


1.Ф.Кәрим кайсы районда туган? а) Сарман; б) Башкортстан.

2.Ф.Кәрим кайчан һәлак булган? а) 1944 ел, май; б) 1945 ел, 19 февраль.


3. Ф.Кәримнең кайсы әсәрен шигырь дип таныйсыз? а) “Гармун турында” ; б) “Гармунчы аю һәм җырчы маймыл”.

4. Язучының әсәрләрендә нинди гармун турында сөйләнә? а) Тульский; б) Саратский.









Нажми чтобы узнать.

Похожие:

Максат: Фатих Кәримнең тормыш юлы, иҗаты турында кыскача белешмә бирү,әдипнең \"Гармун турында\" шигырен тирәнтен өйрәнү iconХәсән Туфан шигъриятендә поэтик бизәкләр
Хәсән Туфанның тормыш юлы, иҗаты, иҗатташ дусларына язган хатлары, истәлекләре белән таныштык, мине ялкынлы да, моңлы да, үз Туган...
Максат: Фатих Кәримнең тормыш юлы, иҗаты турында кыскача белешмә бирү,әдипнең \"Гармун турында\" шигырен тирәнтен өйрәнү iconТема: Милләтебез горурлыгы Г. Утыз Имәни
Максат: 1 Г. Утыз Имәнинең тормыш юлы һәм иҗаты белән танышу, тарихи чор үзенчәлекләренә тукталу
Максат: Фатих Кәримнең тормыш юлы, иҗаты турында кыскача белешмә бирү,әдипнең \"Гармун турында\" шигырен тирәнтен өйрәнү iconТема: Милләтебез горурлыгы Г. Утыз Имәни
Максат: 1 Г. Утыз Имәнинең тормыш юлы һәм иҗаты белән танышу, тарихи чор үзенчәлекләренә тукталу
Максат: Фатих Кәримнең тормыш юлы, иҗаты турында кыскача белешмә бирү,әдипнең \"Гармун турында\" шигырен тирәнтен өйрәнү iconФронтовик шагыйрь Фатих Кәримнең 100 еллык юбилеена багышланган бәйрәм өчен сценарий. Укытучы- бакирова Гөлсинә Алтын кызы
Максат: Патриот шагыйрь Фатих Кәримнең тормышына, иҗатына кызыксыну уяту; укучыларда аның мирасына тирән ихтирам тәрбияләү; Ватан...
Максат: Фатих Кәримнең тормыш юлы, иҗаты турында кыскача белешмә бирү,әдипнең \"Гармун турында\" шигырен тирәнтен өйрәнү iconФронтовик шагыйрь Фатих Кәримнең 100 еллык юбилеена багышланган бәйрәм өчен сценарий. Укытучы- бакирова Гөлсинә Алтын кызы
Максат: Патриот шагыйрь Фатих Кәримнең тормышына, иҗатына кызыксыну уяту; укучыларда аның мирасына тирән ихтирам тәрбияләү; Ватан...
Максат: Фатих Кәримнең тормыш юлы, иҗаты турында кыскача белешмә бирү,әдипнең \"Гармун турында\" шигырен тирәнтен өйрәнү iconФатих Кәримнең тууына 100 ел 1922-1923 елларда Фатих Кәрим укыган бина

Максат: Фатих Кәримнең тормыш юлы, иҗаты турында кыскача белешмә бирү,әдипнең \"Гармун турында\" шигырен тирәнтен өйрәнү iconПостановление Карар 2012 ел, 9 июль №590 г. Казань Казан шәһәре Идел буе районының
Татарстан Республикасы милкенә тапшыру һәм эшләп торучы дәүләт белем бирү учреждениесе тибын үзгәртү юлы белән «36 нчы кичке (сменалы)...
Максат: Фатих Кәримнең тормыш юлы, иҗаты турында кыскача белешмә бирү,әдипнең \"Гармун турында\" шигырен тирәнтен өйрәнү iconАпас урта гомуми белем бирү, аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү мәктәбе
Тема. Заманча белем бирүне модернизацияләү шартларында интеллектуаль иҗади шәхес тәрбияләү
Максат: Фатих Кәримнең тормыш юлы, иҗаты турында кыскача белешмә бирү,әдипнең \"Гармун турында\" шигырен тирәнтен өйрәнү iconАлып баручы: Исәнмесез кадерле дуслар, бүген без сезнең белән Ш. Галиевның шигырьләр кичәсенә җыелдык. Сезнең алдыгызда 1-4 сыйныф укучылары чыгыш ясый. Ш. Галиевның тормыш юлы турында мәгълумат
Зал бәйрәмчә бизәлгән. Экранда Ш. Галиевның портреты, стенада шагыйрьгә багышланган газеталар. Мультимедиа презентация
Максат: Фатих Кәримнең тормыш юлы, иҗаты турында кыскача белешмә бирү,әдипнең \"Гармун турында\" шигырен тирәнтен өйрәнү iconГыйматдинова Гөлназ Салихҗан
Максат: Исем фигыль, аның ясалышы, кулланышы турында мәгълүмат бирү; исем фигыльне тексттан табарга өйрәтү; укучыларның фикерләү...
Разместите кнопку на своём сайте:
Документы


База данных защищена авторским правом ©rushkolnik.ru 2000-2015
При копировании материала обязательно указание активной ссылки открытой для индексации.
обратиться к администрации
Документы